16+

Сөйгәне белән ялга барган. Шарлавык гомерен өзгән

36 яшьлек ир 40 метрлы биеклектән егылып төшеп үлгән.

36 яшьлек ир 40 метрлы биеклектән егылып төшеп үлгән.

Бәләбәй шәһәреннән Алексей Ветров Абхазиядәге Шакуран шарлавыгында һәлак булган. 36 яшьлек ир 40 метрлы биеклектән егылып төшеп үлгән. Фаҗига 9 сентябрьдә теркәлде, дип хәбәр итә урындагы МЧС.

- Вакыйга турында сигнал 14 сәгать 15 минутта дежурный пультына килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәлак булган кешене автотрассага кадәр носилкада китерәләр, ә аннары автомобильдә аны Сухуми республика дәваханәсе моргына илткәннәр, – дип хәбәр итәләр ведомствода.

Танышларының сүзләренә караганда, Алексей Абхазиягә сөйгән кызы белән барган – ул әле анда. Мәрхүмнең дуслары мәетне транспортлау һәм җирләү өчен акча җыя.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading