16+

Сөйгәнен дә, аның әти-әнисен дә үтергән

Казанда Чуйков урамындагы йортларның берсендә 3 кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанда Чуйков урамындагы йортларның берсендә 3 кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Аларның төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре булган үле гәүдәләрен полиция хезмәткәрләре кичә кич белән тапкан.

Беренчел версия буенча, үтерүдә һәлак булган кызның дусты булган 22 яшьлек ир-ат гаепле, дип фаразлана. Хокук сакчылары хәбәр иткәнчә, сөйгәне белән аралашуга каршы чыкканга, мондый коточкыч адымга барган. 

Ярсыган егет сөйгәненең үзен, 18 яшьлек кызны, аның әти-әнисен, 62 яшьлек ир-атны, аның 59 яшьлек хатынын һәлак иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, шуннан соң ул үз-үзенә кул салган, ир-атның гәүдәсен ишегалдында тапканнар.

"Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading