16+

Сөйгәненең үги әтисен печәнлектә тәмәке тартмаска кушкан өчен үтергән

Үтерүдә гаепләнүче 29 яшьлек ир кулга алынган.

Үтерүдә гаепләнүче 29 яшьлек ир кулга алынган.

10 май көнне Әгерҗедә яшәүче ир кеше административ аресты беткәннән соң, спиртлы эчемлек алып, бергә яшәгән хатын-кызының әти-әниләренә кунакка килгән булган.

Кунак ир дус кызының үги әтисен печәнлектә тәмәке тартмаска кушкан өчен үтергән һәм идән астына яшергән. Тиздән эштән үлгән ирнең үги кызы кайтып җиткән. Җинаятьче аңа да үтерү бүлән янаган. Бәхетенә, хатын-кыз чыгып котылган, полициягә хәбәр иткәч вәхшине кулга алганнар.
Үги кыз белән әнисе идән астындагы мәетне икенче көнне генә тапканнар. Аңа җинаятьче 17 җирдән пычак кадаган булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading