16+

Сыра «эшкуарлары»н эзәрлеклиләр

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге шәһәрнең «Люди Татарстана» хәйрия фонды активистларына рәхмәтле.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге шәһәрнең «Люди Татарстана» хәйрия фонды активистларына рәхмәтле.

Әлеге фонд әгъзалары Чаллы кибетләрендә төнлә аракы яки сыра сату очракларын шунда ук инспекциягә хәбәр итәләр, хәтта инспекторлар белән бергәләшеп, рейдлар да оештыралар. Россиядә, закон нигезендә, 22 сәгатьтән 10га кадәр алкоголь һәм спирт катнашмалы эчемлекләр сату тыела. Чаллының Комсомол районында 13 июль төнендә алты кибеткә рейд үткәрелгән. Ике сәүдә ноктасында 22 сәгатьтән соң сыра сату фаш ителгән. Законны санга сукмаучыларга саллы гына штраф язылган.

Алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге, быелның алты аенда, алкоголь һәм спирт катнашмалы продукция сату кагыйдәләрен бозуның 165 очрагын ачыклаган. Журналистлар белән берлектәге рейдларда инанганымча, алкоинспекторлар алар төнлә яхшырак күрә һәм ОМОН кебек гаҗәп җитез эш йөртә.

Яшел Үзән территориаль бүлеге хезмәткәрләре исә 17 июльдә Кызыл Яр авылы янәшәсендәге «Атлашкино-2» бакчачылык ширкәтендә «сыраханә» тапкан. Иске вагонга тәрәзә ясап, сәүдә оештырганнар. Сәүдә рөхсәте дә, контроль-касса аппаратлары да, товар документлары да юк. Биредәге 198 литр сыра һәм сыра эчемлеге конфискацияләнгән. Хәзер сыра «эшкуарлары» суд карарын көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading