16+

«Сәйлән» проектының икенче этабы башланды

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион музыкаль проект дәвам итә. Хәзерге вакытта ярымфинал тапшырулары төшерелә.

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион музыкаль проект дәвам итә. Хәзерге вакытта ярымфинал тапшырулары төшерелә.

«Сәйлән» – балалар телевизион җыр фестивале. Аның максаты – татар халык җырларын, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Фестивальгә 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Әлеге катнашучылар өчен 2 ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 16 бала ярымфиналга узды.

Фестивальдә катнашучылар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар каралган. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының матур җырларын танытырга ярдәм итәчәк.

«Сәйлән» проектын 6 октябрьдән һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз. Гомумән, проект турында да, каналыбызга бәйле иң соңгы яңалыклар белән дә интернет челтәрдәге безнең сәхифәләрдән аша танышып барырга мөмкин. Shayantv.ru сайтына, вконтактедагы https://vk.com/shayantv, инстаграмдагы @shaiantv cәхифәләренә рәхим итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading