16+

«Сөйләшә торган» терминаллар пенсия буенча соравы булганнарга ярдәм итәчәк

Быел пенсия яшенә якынлашып килүчеләр өчен Пенсия фонды сайтында махсус хезмәт барлыкка киләчәк. Пенсиягә кагылышлы бу һәм башка электрон хезмәтләр турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Быел пенсия яшенә якынлашып килүчеләр өчен Пенсия фонды сайтында махсус хезмәт барлыкка киләчәк. Пенсиягә кагылышлы бу һәм башка электрон хезмәтләр турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Былтыр Пенсия фонды шәхси кабинетының электрон сервислары аша мөрәҗәгать итүчеләрнең саны өч тапкырга диярлек арткан. Барлык гаризаларның 90 проценты нәкъ менә электрон рәвештә тапшырылган. Пенсия фонды сайты, электрон дәүләт хезмәтләреннән тыш, смартфоннар өчен махсус кушымталар да популяр. Аларны телефоннарына урнаштыручылар саны 600 меңгә җиткән.
Электрон сервислар арасында иң еш кулланыла торганнары ана (гаилә) капиталына, пенсияне яңадан исәпләттерүгә бәйле. «Шулай ук инвалидларны караган өчен түләүләрне рәсмиләштерү буенча да гаризалар күп килә», – ди Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе урынбасарының вазифаларын үтәүче Анна Петрушина.

Пенсия фонды махсус контакт-үзәкләр аша да консультацияләр бирә. Былтыр гына да контакт-үзәкләр аша 170 мең шалтырату кабул ителгән. Мондый алым физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аеруча уңайлы. Татарстан пенсия бүлегенең мәгълүмати технологияләр идарәсе җитәкчесе Әлфәт Әхмәтҗанов әйтүенчә, гражданнар белән элемтә терминаллар аша да башкарыла. Әлеге терминалларны оешмаларда, банк офисларында, элемтә бүлекләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә очратырга мөмкин. Алар карап торышка банкоматны хәтерләтә, таррак һәм озынрак булуы белән генә аерыла. «Әлеге терминаллар аша кирәкле белешмәне алырга, кайбер документларны бастырырга, күчермә ясатырга мөмкин. Җайланманың заманча версиясендә терминал экраннарында контакт-үзәктәге операторның йөзен дә күреп булачак. Пенсия бүлекләренә барып җитү катлаулы булган урыннарда мондый терминалларга ихтыяҗ зур булачак», – дип аңлатты Әлфәт Әхмәтҗанов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading