16+

Сыйфатлы карбызны ничек сайларга?

Сатуга карбызлар шактыйдан чыкса да, табиблар иң куркынычсыз карбызлар августта гына сатуга чыгачак, ди.

Сатуга карбызлар шактыйдан чыкса да, табиблар иң куркынычсыз карбызлар августта гына сатуга чыгачак, ди.

Гадәттә, карбызны зур булмаганда бер утыруда берне ашап бетерергә дә мөмкин. Ә менә өлкәннәр һәм балаларга аны ике зур булмаган кисәктән артыгын ашамаска кушалар, чөнки анда клетчатка күп булганлыктан, аны ашкайнату системасы начар эшкәртә икән.
 
Сыйфатлы карбызны ничек сайларга соң? Җитешкән чын карбызның төсе куе яшел, аксыл буй сызыклы, өсте шома, бернинди ярык һәм тапларсыз була. Карбызга кул белән сугып карганда аннан тонык тавыш килергә тиеш.

Карбызның ашар алдыннан тышын яхшылап сабын һәм щетка белән юыгыз, өстенә кайнар су коеп алыгыз. Шулай эшләгәндә сез карбыз кабыгындагы зарарлы бактерияләрдән котылачаксыз. Карбызны кискәннән соң, тәүлекк эчендә ашап бетерсәң яхшырак, чөнки ул суыткычта торса да, бик тиз бозыла.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading