16+

Сыйныфларда балалар саны, югары уку йортларында бюджет урыннары артырмы?

Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасын җиткерде.

Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасын җиткерде.

Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннарын арттырырга кирәк. Федераль Җыенга юлламасында Президент Владимир Путин шулай дип белдерде. 

Аның сүзләренчә, алдагы  елларда мәктәпне тәмамлаучылар саны артачак. -Моны истә тотып, барысы да гадел рәвештә бушлай югары белем алу мөмкинлеген саклап калырга кирәк. Шуңа да югары уку йортларында бюджет урыннарын арттырырга тәкъдим итәм. Бигрәк тә төбәкләрдәге югары уку йортларына, бүген табиблар, педагоглар, инжинерлар җитмәгән территорияләрдә, - диде Владимир Путин. 

Моннан тыш Президент сыйныфларга кабул ителәчәк  балалар санын арттырырга кирәклеген дә билгеләп үтте. 

-Гаиләләргә ярдәм итү чаралары үз эшен эшли.  Мәктәпләребездә балаларның кабат шуның кадәр күп булу бик әйбәт. Әмма мондый очраклар белем алуның  уңайлыгында һәм сыйфатында чагылыш табырга тиеш түгел, - дип белдерде Президент. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading