16+

«Сүз алып баруның мәгънәсе юк»: Лавров Зеленский белән сөйләшүләрдән баш тарткан

Украина Президенты Владимир Зеленский белән сөйләшүләр үткәрү турында сүз дә була алмый, дип белдерде Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Украина Президенты Владимир Зеленский белән сөйләшүләр үткәрү турында сүз дә була алмый, дип белдерде Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Ул искәрткәнчә, Украина лидеры үзе үк, РФ Хөкүмәте белән сөйләшүләрне тыйды, дип хәбәр итә РБК басмасы.

Россия тышкы эшләр министры фикеренчә, Украина хакимиятләре конфликтны тыныч юл белән җайга салуның конкрет ысуллары турында сөйләшә башлагач, Көнбатыш илләре Россия белән килешүне тыйган.

"Март аенда Россия һәм Украина делегацияләре очрашуыннан соң Украинаның кулларына суктылар һәм: «иртә», - диделәр. Шул вакыттан алып бернинди сөйләшү булмады. Сөйләшүләр башлау өчен, көнбатыш илләре Украинага күбрәк корал биреп, куәтләндерергә кирәк, дип белдергән иде», – дип билгеләде Лавров матбугат конференциясендә.

Ул Россия әле дә сөйләшүләргә кагылышлы теләсә нинди җитди тәкъдимнәргә җавап бирергә әзер, әмма әлегә андый тәкъдимнәрнең килмәве турында белдерде. 

Исегезгә төшерәбез, Россия һәм Украина арасындагы сөйләшүләренең соңгысы Истанбулда узды. Соңрак Киев сөйләшүләрдән чыкты, ә узган елның октябрендә Украина лидеры Владимир Зеленский Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләрне уздырмау турындагы указга кул куйды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading