16+

«Т» хәрефен бүләргә туры килгән

Әле кайчан гына җөмһүриятебез зыялыларының иң зур хыялларының берсе иде ул. Инде менә Татарстан Президенты Указы нигезендә бишенче томы да дөнья күргән. Сүз «Татар энциклопедиясе» турында бара. «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенед чираттагысы шул зур шатлык - олы вакыйгага багышланды. Каләм ияләре каршында чыгыш ясар һәм сорауларына җавап бирер...

Әле кайчан гына җөмһүриятебез зыялыларының иң зур хыялларының берсе иде ул. Инде менә Татарстан Президенты Указы нигезендә бишенче томы да дөнья күргән. Сүз «Татар энциклопедиясе» турында бара. «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенед чираттагысы шул зур шатлык - олы вакыйгага багышланды. Каләм ияләре каршында чыгыш ясар һәм сорауларына җавап бирер...

- Безне еш кына сез бик аз, акрын эшлисез, китапларыгыз да сирәк чыга, - дип гаеплиләр, - дип сүзен башлады директор Искәндәр Аяз улы. - Болай әйтүчеләр безнең эшнең асылын аңлап бетермиләр. Энциклопедия - ул бит эталон. Калган башка язмалар, мәгълүматлар шуңа нигезләнеп эшләнә, анда кечкенә генә хата да булырга тиеш түгел. Безнең эшебез бик җаваплы. Һәм хезмәткәрләр моны тоеп, тырышып эшлиләр. Менә үзегез уйлап карагыз, бу бишенче том 3 хәрефне: Р, С, Тны колачлый. Әлеге хәрефләрдән башланучы сүзләр аеруча күп. Р сы рус халкы турында мәгълүмат тупласа, Т сы үзебезнең татар халкының борынгыдан башлап бүгенге көнгә кадәр тарихын, мәдәниятын, икътисадын яктыртучы язмалардан гыйбарәт. Язмалар артык күп булганга Т хәрефен икегә бүлеп, алтынчы томга да калдырырга туры килде хәтта.
Директор әйтүенчә, бишенче томда 3824 мәкалә урын алган. Аларның 1500е шәхесләргә багышланган. Китап 950 дән артык иллюстрация белән бизәлгән.
- "Татар энциклопедиясе" 2002 елда рус телендә дөнья күрә башлаган иде. Ләкин татарча нөсхәләре турыдан-туры тәрҗемә генә түгел, - диде институтның энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин. - менә бишенче томга да 100дән артык яңа мәкалә өстәлде. Ә алтынчы том йомгаклау кебегрәк булачак. Аннары замана бер урында гына тормый, гел яңарып тора. 2002 елдагы мәгълүмат та искерә, билегеле. Шуңа байтак кына мәкаләләрне кабаттан өстәп язарга да туры килде.
Татар энциклопедиясенең алдагы елларда чыкканнарының тиражы меңнәр белән исәпләнсә, бишенче том бары 500 данә булып кына дөнья күргән. Моны финанс проблемасы белән аңлаттылар.
- Әлеге проблеманы, аз тиражлыкны без онлайн энциклопедия төзеп хәл итәргә җыенабыз, - диде институтның директор урынбасары Фәрит Ялалов. - Дөньяда мондый мисаллар бар инде. Әйтик, Англия белән Америка Кушма штатлары бергәләп төзегән "Британика энциклопедисе". Аның ярдәмендә тәүлек әйләнәсендә интернет аша әлеге илләргә кагылган сорауларга җавап табып була. Россия энциклопедиясен дә шушылай эшләргә уйлыйлар, ләкин аның әле концепциясе дә төзелмәгән. Ә безнеке бар инде. Башкортлар барысынан да өлгеррәк булып чыкты Алар мондый энциклопедиядән файдаланалар. Татар энциклопедиясен дә шулай киң катламга җиткерергә уйлыйбыз. Ул ике телдә булачак. Соңрак инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә җыенабыз.
Энциклопедия инситутының тагын бер проблемасы - кадрлар. Элек монда 109 кеше эшләгән булса, бүген аларның саны 55 кенә. Яшьләр бөтенләй диярлек килми икән.
Журналистларны татар сүзенең килеп чыгышы, аның мәгънәсе аеруча кызыксындырды. "Без киң таралган мәгълүм булган берничәсен яздык. Ләкин бу эшкә нокта куелмаган әле. Галимнәргә эшлисе эшләр күп", - дип сүзен йомгаклады Искәндәр Гыйләҗев һәм киләчәктә мондый очрашуларныңдтагын буласын искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading