16+

"Табиблар 175нче гимназия укучыларын аякка бастыру өчен барысын да эшли"

Мәскәү табиблары Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында зыян күргән балаларны тизрәк аякка бастыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Мәскәү табиблары Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында зыян күргән балаларны тизрәк аякка бастыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта журналистларга шулай дип белдерде.

«Мәскәүдә дәваланучы балаларның хәле авыр булып кала, шулай да аны тотрыклыландыруга ирешелде һәм иң мөһиме – алар исән. Табиблар аларны терелтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли», - диде Галимова.

Укучыларның әти-әниләрен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә урнаштырдылар, аларның балаларының хәлен белеп тору мөмкинлеге бар. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading