16+

Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен 9 операция ясаган

28 май көнне Әлмәт районының Ирекле авылында булган фаҗига аркасында балатәненең 85 процент өлеше пешкән.

28 май көнне Әлмәт районының Ирекле авылында булган фаҗига аркасында балатәненең 85 процент өлеше пешкән.

Әлеге хәлдән соң, “Ашыгыч ярдәм” бригадасы баланы Әлмәт шәһәренә "Татнефть" җәмгыятенең медицина санитар бүлегенә илткән. 29 майда белгечләр белән киңәшләшкәннән соң, ул Республика балалар клиник хастаханәсе күчерелә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.

Казанга китерелгәндә, баланың хәле бик авыр булган. Аны реанимация бүлегенең махсус дәвалау-тернәкләндерү ятагына урнаштырганнар. Бер ай эчендә табиблар тирене чистарту һәм үз хәленә кайтару буенча барлыгы 9 операция ясаган. Шул рәвешле, алар баланы теге дөньядан тартып чыгарган.

“3 июльдә бала хастаханәдән чыгарылды. Әлбәттә, аңа әле тернәкләнү буенча процедуралар узарга кирәк. Ләкин без башкарылган эшебездән канәгать. Иң мөһиме – шундый куркыныч пешүдән соң баланың гомерен саклап кала алдык”, - диде табиб, балалар хирургы Владимир Линьков.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading