16+

Табиблар: коронавируска каршы көрәштә без үз хаталарыбызда өйрәндек

Кеше гомере өчен көрәшүчеләр ничек яши? Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале табиблары, шәфкать туташлары инде 2 ай дошман белән көрәшә.

Кеше гомере өчен көрәшүчеләр ничек яши? Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале табиблары, шәфкать туташлары инде 2 ай дошман белән көрәшә.

Инде 2 ай алар гаиләләре янына кайтмыйча кешеләрне дәвалый. Алар әле отельдә, әле шәхси бүлмәләрендә йоклый.

Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале башлыгы Михаил Бурмистров эшкә йөрми, чөнки аның моннан киткәне дә юк. Ай ярым ул биредә эшли һәм яши.

Үзизоляциянең кырыс шартларыннан соң, җәмәгать үзаңы икегә бүленде. Җәмгыятьнең бер өлеше авырый, кеше гомере өчен көрәшә, пластик пакетларга төрелгән якыннарын җирли, икенче өлеше исә коронавирус каядыр еракта, башка планетада, дигән уй белән бернинди кагыйдәләргә буйсынмыйча гадәти тормыш рәвеше алып бара.    

Ләкин авыручылар саны әкрен генә арта бара. Димәк, вирус йоктыру ихтималы да кимеми, дигән сүз. Кызганыч, күбесе вирус җиңелде, артта калды дип ялгыша.

Бу иллюзияләрдән арыныр өчен йогышлы авырулар госпиталендәге хәлләрне үз күзләрең белән күрү дә җитә.

- Безнең госпитальдә 15 терапевт бар, алар үз эшен аңлап белеп эшли. Калганнары исә язмыш кушуы буенча терапевт, инфекционист һәм вирусолог булган хирурглар, травматологлар, нейрохирурглар, ортопедлар. Без үз хаталарыбызда өйрәндек, безне беркем өйрәтмәде, барысы да беренче тапкыр булды. Хәзер тупланган хезмәт – ул ифрат зур тәҗрибә, - дип сөйләде Михаил Бурмистров.

Узган атнада “7 көн” (“7 дней”) тапшыруы корреспонденты әлеге госпитальгә барып барысын да үз күзләре белән күреп кайтты. Биредәге эшчәнлек көннән-көн киеренке, пациентлар саны арта бара һәм алда табибларны иң авыр көннәр көтә. Аларның барысын да бер теләк берләштерә – афәтнең тизрәк тәмамлануы.

Чыганак:http://tnv.ru

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading