16+

Табиблар җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк

Казан мзры Илсур Метшин белдерүенчә, бу - аларның эше өчен рәхмәтебезне белдерү ысулы.

Табиблар җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк

Казан мзры Илсур Метшин белдерүенчә, бу - аларның эше өчен рәхмәтебезне белдерү ысулы.

Казанда медицина хезмәткәрләренә һәм волонтерларга барлык транспорт төрләрендә йөрү өчен 5 мең 870 данә чикләүсез юл билетлары бирелгән. Әлеге ярдәм чарасы медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләве вакытында бик мөһим, дип билгеләп үтте бүген Казан мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясен таратуга каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында.

Электрон юл билетын тулыландырган, әмма апрельдә җәмәгать транспортында бер генә сәфәр дә кылмаган ташламага ия булучы гражданнарга транспорт картасындагы акчалары киләсе май аена күчәчәк.

Бүлеп бирелгән 5 мең 699 данә юлда йөрү билетлары медицина хезмәткәрләренә бирелде, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина. 
"Шәһәрнең медицина хезмәткәрләреннән бу ярдәм өчен аерым рәхмәт. Бу юл йөрү белән килеп туган ихтыяжны тулысынча каплый ", - диде ул.

"Җәмәгать транспортында медиклар өчен бушлай билетлар бирү - бу аларның эше өчен безнең уртак рәхмәтебезне белдерү ысулы, - диде Казан мэры Илсур Метшин. - Бүген табиблар кабинетларында утырмый, диярлек, пациентларның күпсанлы чакыруларыннан кайтып кермиләр. Монда безнең партнерларыбыз - "Яндекс. Такси" ярдәм итә, алар табиблар өчен автомобильләр бүлеп биргән. Медицина хезмәткәрләренә йөкләмә нык үсте, шуңа күрә без аларга ярдәм итәчәкбез".

Исегезгә төшерәбез, "Яндекс. Такси" компаниясе Казанның ашыгыч медицина ярдәме өчен 30 машинасын тәкьдим итте, бу медицина бригадаларына йөкләнешне берничә тапкырга киметергә мөмкинлек бирде. Лимиты булмаган юл билетлары ай ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. 
 

Фото: .kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading