16+

Табигый бәла-каза вакытында зыян күргән йортны торгызу өчен компенсация күләме арттырылды

Йорты табигый яки техноген гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән гражданнарга компенсация түләве күләмен арттырдылар.

Йорты табигый яки техноген гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән гражданнарга компенсация түләве күләмен арттырдылар.

Хәзер 1 квадрат метрны мәйданны яңадан торгызу өчен 7 мең түгел, ә 9 мең сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт федераль яки төбәкара характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында йортына зыян килгән гражданнарның өйләрен капиталь ремонтлауга тоткан чыгымнарын 100 процент компенсацияли яки яңа торак төзү яисә сатып алу өчен пособие бирә», - дип искәрттеләр Хөкүмәттә.

Әгәр торак төбәк характерындагы гадәттән тыш хәл аркасында зыян күрсә, финанслау күләме конкрет төбәкнең финанс ягыннан тәэмин ителүенә карап билгеләнәчәк.

Моннан тыш, хәзер бу түләүләрне яшәү өчен яраклы башка бинага гомуми милектә өлеше булган гражданнар да ала алачак. Ул гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв. метрдан кимрәк булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading