16+

Тагын 92 татарстанлы коронавирус йоктырган

Татарстанда СОVID-19ың 92 яңа очрагы расланды.

Татарстанда СОVID-19ың 92 яңа очрагы расланды.

Татарстанда тәүлегенә СОVID-19ның 92 яңа йоктыру очрагы ачыкланды, дип хәбәр иттеләр оператив штабта. Биш яңа очрак - читтән килгән, калганнары - контактлы. 10 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 82 кешедә авырулар агымының җиңел яки симптомсыз үтә. Авыручыларның яшәү урыны: Казан - 62, Түбән Кама районы - 8, Чаллы һәм Саба районы - 4 очрак, Биектау һәм Лаеш - 3 очрак, Буа һәм Питрәч - 2 очрак, Әгерҗе, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында берешәр авыру. Хасталарның яше: 18 яшькә кадәр - 6 кеше, 18 дән 30 - 19, 30дан алып 50 - 36, 50 - 60 - 10, 60 - 70 - 11, 70 тән 80 - 6, 80 дән 90 - 4 кә кадәр.

Республикада коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 11229 га җитте. Барлыгы 9824 кеше сихәтләнгән (узган тәүлектә 87). 158 пациент вафат булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading