16+

Тагын бер ил туристлар өчен ябыла

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, туристларга әлеге илдән китәргә тәкъдим итәләр.

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, туристларга әлеге илдән китәргә тәкъдим итәләр.

Непал да туристлар өчен ишекләрен яба. Сәбәбе әлеге дә баягы ковид. Төркия белән Танзаниядән аермалы буларак, Непал авиэлемтәләрне үзе туктата, дип яза ТАСС.

3 майдан ил эчендәге авиаэлемтәләр туктатылган. 6 майдан халыкара рейслар да гамәлгә ашырылмаячак.

Хәзергә Непалда коронавируска бәйле вәзгыять катлаулана башлаган. Авыручылар күп, ә хастаханәләрдә урыннар җитми икән.

Рейсларның кайчанга кадәр туктатылачагы әлегә билгеле түгел. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading