16+

Тагын бер кассир 40 миллион сум акча урлап качкан

Кассир клиентларның 40 миллион сум акчасын алып тәрәзә аша качкан.

Кассир клиентларның 40 миллион сум акчасын алып тәрәзә аша качкан.

Мәскәү полициясе клиентларның 40 миллион сум акчасын алып качкан кассиршаны эзли. Бу хакта Лента басмасы хәбәр итә. Аның мәгълүматларына караганда, 28 яшьлек машина йөртүче эшкуарлык белән шөгыльләнүче бертуганыннан 33,5 миллион сум акча алып торган.

Шуннан соң әлеге сумманы долларга алмаштырырга булган. Ир интернет аша шундый төр операцияләр белән шөгыльләнүче «трейдер»ны тапкан. Башта алар 2,4 миллион сум акча алыштырганнар, барысы да уңышлы узган. Шуннан соң трейдер аны Төньяк Тушинадагы офисларына алып киткән, янәсе биредә аның өчен бик тә файдалы тәкьдим бар.  

Машина йөртүче рюкзагыннан 33,5 миллион сум акча алып, акча алыштыручы хезмәткәргә тапшыра. Кассирша акчаны яңадан исәпләргә кирәк, дип әйтә дә тәрәзәне ябып куя. Хатын озак вакыт чыкмагач, зыян күрүче жалюзины ачып җибәрә һәм биредә кассирның булмавын аңлый. Зыян күрүчеләр полицейскийларны чакырта. Баксаң, карак хатын тәрәзә аша чыгып, машинасына утырып качкан икән. Хәзер аны эзләү бара.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading