Стопкоронавирус.рф порталындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда тагын бер кеше рәсми рәвештә коронавирус корбаны дип табылды, моңа кадәр үлем-китем турында соңгы мәгълүмат 30 ноябрьдә чыккан иде.
Нәтиҗәдә, коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны 2008 кешегә җитте.
Шул ук вакытта, төбәктә коронавирус йоктыручылар саны арта бара. Узган тәүлектә 98 шундый очрак теркәлгән, бер көн элек әлеге инфекцияне 97 кеше йоктырган иде.
26 пациент (бер көн элек – 30) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып Татарстанда 191 745 кеше коронавирус инфекциясе эләктергән.
Республикада барлыгы 188 690 кеше (шуларның 117се – узган тәүлектә) терелгән. Бер көн элек 187 кешенең савыгуы турында билгеле булган иде.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында күптән түгел узган киңәшмәдә вируслы инфекцияләрнең артуы турында белдерде һәм фильтрлар эшен көчәйтергә чакырды.
Искәртеп узабыз, Росстат быелның октябрендә үк коронавирустан вафат булучылар турында мәгълүматлар бастырып чыгарудан туктады. Күпчелек очракта алар төбәк белешмәләреннән арту ягына таба аерылып тора иде.
Тулаем алганда, Россиядә коронавирус йоктыручылар саны бер көндә 7532 кешегә арткан. 7675 пациент савыккан. 1607 кеше хастаханәгә озатылган. 55 кеше вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар