Хәрбинең өч баласы ятим калган.
Украинада бара торган махсус хәрби операция барышында Кукмарадан Ильмир Кашапов вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләргә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Ильмир Кашапов Казан танк училищесын тәмамлаган. Аның һәлак булу сәбәпләре хакында хәбәр ителми. Аның танк ротасы командиры урынбасары булуы гына мәгълүм.
Туган ягында җирләнгән өлкән лейтенантның хатыны һәм өч бәләкәй баласы калган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар