16+

Тагын бер Россия актеры коронавирус белән хастаханәгә эләккән

Россия актеры, РСФСРның атказанган һәм РФ халык артисты Владимир Стеклов ковид белән хастаханәгә озатылган.

Россия актеры, РСФСРның атказанган һәм РФ халык артисты Владимир Стеклов ковид белән хастаханәгә озатылган.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның вәкиле 73 яшьлек актерны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китүләрен раслаган.
Владимир Стеклов танылган Россия театрларында бик күп рольләр уйнады, йөздән артык фильм һәм сериалларда төште. Өч вокзал", шулай ук "Антикиллер-2" фильмында, "Кадетство", "Я лечу" һәм "Москва" сериалларында үз рольләре белән танылган.
Моңарчы коронавирустан Мосфильм режиссеры Владимир Меньшов һәм күренекле Россия артисты Петр Мамонов вафат булган иде.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading