16+

Тагын бер Сабантуйны уздырмаска булдылар

Кайбер көрәшчеләр монда булса да барып көрәшеп кайтырга хыялланган иде.

Тагын бер Сабантуйны уздырмаска булдылар

Кайбер көрәшчеләр монда булса да барып көрәшеп кайтырга хыялланган иде.

Быелның 25 июлендә Мөслим районында үтәр дип планлаштырылган Федераль авыл сабан туе булмаячак. Аны кичектерү дә каралмаган. Сәбәбе – коронавирус пандемиясенең дәвам итүе. Бу хәбәрне “Татар-информ”га ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

“Мөслим районында федераль авыл сабан туен быел үткәрмәскә карар кылынды, гәрчә район хакимияте дә, республиканың Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да әзерлекне югары дәрәҗәгә җиткергән булсалар да. Кызганыч, пандемия әле дә дәвам итә, аның күрсәткечләре түбәнәю әкрен тизлектә бара, шуңа вазгыятьтән чыгып эш итәргә туры килә”, - диде Шәйхразиев.

Мөслим районында федераль авыл сабан туен Татарстанның 100 еллыгына багышлап үткәрү ниятләнгән иде. 

Алсу Исмәгыйлева, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading