16+

Тагын бер танылган артист коронавирустан вафат...

Былтыр ноябрьдә ул коронавирус белән чирли.

Былтыр ноябрьдә ул коронавирус белән чирли.

Грузия артисты, театр һәм кинода уйнаучы танылган актер, «Белое солнце пустыни» фильмында Абдулла ролен уйнаган Кахи Кавсадзе 85 яшендә вафат булган. Бу турыда «Рустави 2» телеканалы хәбәр итте.

Былтыр ноябрьдә ул коронавирус белән чирли. Февраль уртасында ул ике яклы пневмония белән авырый һәм аны хастаханәгә салалар.

Кахи Кавсадзе музыкантлар гаиләсендә туган. Ул Шота Руставели исемендәге Тбилиси театр институтын тәмамлаган. Сиксәннән артык кинода төшкән. Аның Дон Кихот һәм «Белое солнце пустыни» киносында Абдулла ролендәге сүзләре канатла сүзтезмәләргә әверелгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading