Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 628гә җиткән.
Татарстанда тагын биш кеше — 1937, 1939, 1942, 1951 һәм 1953 елларда туган хатын-кызлар — Covid-19 авыруыннан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланды. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнде», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, 5 августка рәсми белешмә буенча, Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 628гә җиткән, дип яза Татар-информ
Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина ясату мәҗбүри булмаса да, бу юнәлештә аңлату эшләрен көчлерәк алып барырга кирәк дип белдерде.
Комментарийлар