Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән, - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
1947 һәм 1951 елларда туган ике ир-ат һәм 1950 елда туган бер хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 704 үлем очрагы теркәлгән.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар