16+

Тагын өч үлем: Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 150гә җитте

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән Бүгенге көндә республикада Covid-19тан үлеп китүнең 150 очрагы расланды.

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән Бүгенге көндә республикада Covid-19тан үлеп китүнең 150 очрагы расланды.

Татарстанда өч үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

"1940 елгы хатын-кыз, 1950 елгы һәм 1964 елгы ирләр вафат булды", - диелә хәбәрдә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән, дип билгеләп үттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 дан 150 үлем очрагы расланды. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading