16+

Тагын да салкынайтачак

Ял көннәрендә Татарстанда тагын ныграк суытачак. Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, уртача тәүлек температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 6-9 градуска түбәнрәк булачак. 

Ял көннәрендә Татарстанда тагын ныграк суытачак. Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, уртача тәүлек температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 6-9 градуска түбәнрәк булачак. 

Иртәгә республиканың аерым районнарында бераз гына кар, урыны белән томан көтелә. Төнлә -10-15 градуска кадәр суыта, аязганда – -20°С. Көндез -8-13°С тирәсе.

Шимбәгә каршы төндә температура -16-21°Сгә кадәр төшә, аязганда – -27°С.
Якшәмбе һава температурасы -19-24 градус, урыны белән -28°С булачак. Көндез -12-17°С.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading