16+

Тагын да җылыта...

Төнлә һава температурасы минус 1-дән +3 градуска кадәр, көндез +1-дән +6 градуска кадәр булачак

Төнлә һава температурасы минус 1-дән +3 градуска кадәр, көндез +1-дән +6 градуска кадәр булачак

28 февральдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем фаразлана, урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көньяктан, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0-дән минус 2 градуска кадәр, көндез – 3-5 градус җылылык булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Тулаем республика буенча юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, аерым районнарда – томан. Җил көньяктан уртача, көчле, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 1-дән +3 градуска кадәр, көндез +1-дән +6 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading