16+

Тагын дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз коронавирус корбаны булган

Татарстанда коронавирус тагын биш кешенең үлеменә китергән.

Татарстанда коронавирус тагын биш кешенең үлеменә китергән.

Дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз әлеге йогышлы авырудан вафат булган.

Республикада 2022 елның 22 мартына Covid-19 аркасында рәсми үлем очракларының гомуми саны — 1824. Бу турыда Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1824 кеше үлгән, шуларның бишесе тәүлек эчендә <…>», — диелә хәбәрдә.

Коронавирустан 1940, 1944, 1949 һәм 1958 елларда туган дүрт ир-ат, 1939 елда туган бер хатын-кыз вафат.

Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 аркасында теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә.

«Татар-информ» моңа кадәр республикада бер көндә ковидлы 306 авыручы теркәлүен хәбәр иткән иде. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading