16+

Тагын дүрт кеше ковидтан үлгән

Коронавирус йоктырып, вафат булган кешеләрнең гомуми саны 205кә җитте.

Коронавирус йоктырып, вафат булган кешеләрнең гомуми саны 205кә җитте.

Татарстанда яшәүче дүрт кеше коронавирус корбаны булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстанда коронавируслы инфекциядән үлүнең дүрт яңа очрагы теркәлгән", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ковидтан 1946, 1951 һәм 1954 елларда туган өч ир-ат, шулай ук 1959 елгы хатын-кыз вафат булган.

Мәрхүмнәрнең үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган һәм вирус идентификацияләнгән, дип аңлаттылар министрлыкта.

Шулай итеп, 7 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан 205 үлем очрагы расланган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading