16+

Тагын ике үлем. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 59га җитте

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны тагын икегә артты. Бу юлы Чирмешән районы кешесе белән Казанда яшәүче ир-егетнең вафаты ачыкланган.

1952 елда туган Чирмешән районы кешесе Әлмәтнең резерв хастаханәсенә икеяклы пневомания диагнозы белән китерелә. Килгәндә үк хәле бик авыр була. 1985 елда туган Казанда яшәүче ир-егетне исә башкаланың 7нче номерлы хастаханәсенә салалар. Ике ир-атның үлеме дә коронавирустан икәнлеге экспертиза нәтиҗәсендә ачыклана.

Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирустан 59 кеше вафат булды.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading