16+

Тагын хезмәт хакы арта. Кемнәргә?

Педагогларга, фән һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә һәм табибларга хезмәт хакын арттырачаклар.

Педагогларга, фән һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә һәм табибларга хезмәт хакын арттырачаклар.

Бу максатларга резерв фондыннан 12,2 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. Бу боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Шулай итеп, укытучылар, табиблар, университет укытучылары, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәсе белгечләре өчен хезмәт хакын күтәрү каралган, дип хәбәр итә министрлар кабинетының матбугат хезмәте.

2,9 млрд сумнан артык акча мәгариф учреждениеләре һәм 5,2 млрд сумнан артыгы фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга җибәреләчәк, дип төгәлләштерелә. Шул ук вакытта 2,6 млрд сумнан артык медицина учреждениеләре һәм 1,3 млрд сумнан артык - мәдәният учреждениеләре алачак.

Әлеге карар, әлбәттә, Россия президенты Владимир Путин тарафыннан еллык юлламасында җиткерелгән тәкъдимнәр белән бәйле, дип уйларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading