16+

ТАИФ "Татфондбанк"ка ярдәм итәргә әзер

Күпләр «Татфондбанк»ны санацияләү белән кызыксына. Март аенда бу мәсьәләгә ачыклык кертелергә тиеш, дип вәгъдә итәләр.

Күпләр «Татфондбанк»ны санацияләү белән кызыксына. Март аенда бу мәсьәләгә ачыклык кертелергә тиеш, дип вәгъдә итәләр.

Президент Рөстәм Миңнеханов та әлеге мәсьәләгә үз аңлатмасын бирде: «Хәзер без бер төркемебезне тәкъдим иттек - ТАИФ һәм аның партнерлары. Үзәк банк бу сорауны карый. «Татфондбанк»тан зыян күргән клиент­ларга, ярдәм йөзеннән яңадан кредит алу мөмкинлеге тудырып, 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Дөрес, бу барлык проблеманы да чишә дигән сүз түгел».

Баксаң, ТАИФ һәм аның партнерыннан тыш санациягә башка структуралар да дәгъва белдергән. Әмма Үзәк банк аларны кабул итмәгән. Бу әлеге оешмаларның кредит тарихына һәм актив сыйфатына да бәйле. Бу арада, полиция хезмәткәр­ләре Мәскәү өлкәсендә «Татфондбанк» җәмгыяте идарә рәисе урынбасары Сергей Мещановны тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Сергей Мещанов банк белән бәйле акча урлауда шикләнелә. 18 февральдә федераль эзләүгә бирелгән иде. Хәзер ул Казанга кайтарылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

«Татфондбанк»ның 142 меңнән артык кертемчесе иминиятләштерү агентлыгы аша акчаларын кире кайтарган. Февральнең соңгы көненә алынган мәгълүматлар буенча, кертем түләүләренең гомуми суммасы 43,1 миллиард сумны тәшкил итә. Барлык сумманың 93,1 проценты түләнгән. «Интехбанк» клиентлары исә 12,4 миллиард сум акчаларын кайтара алганнар. Хәзерге вакытта барлык сумманың 97,3 проценты түләнгән.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading