16+

Таһир Хуҗагалиев Сочи Сабан туенда Казан егетенә оттырды

“Казан – Мәскәү – Сочи –  өч шәһәр арасында йөрим, яшим. Сабан туйларын калдырмаска тырышам, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, җыр-моңын саклап яшәргә кирәк”, – ди батыр.

Таһир Хуҗагалиев Сочи Сабан туенда Казан егетенә оттырды

“Казан – Мәскәү – Сочи –  өч шәһәр арасында йөрим, яшим. Сабан туйларын калдырмаска тырышам, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, җыр-моңын саклап яшәргә кирәк”, – ди батыр.

25 июньдә Сочи шәһәрендә Сабан туе узды. Милли бәйрәм төрле уен-ярышлар, җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды. Сабан туеның күрке булган көрәш ярышларында Казаннан килгән егетләр дә катнашты.

Көрәш бәйгесе өч авырлык үлчәвендә узды. 70 кг.га кадәр үлчәүдә Айнур Замадиев - 1нче, Джаминбек Камилов - 2нче, Флазибек Новрузов 3нче. 85 кг.га кадәр авырлыкта Илнур Ярмухаметов - 1нче, Илмир Ямалов - 2нче, Альберт Шамгараев 3нче. Күрәбез, Казаннан килгән танылган тамада, алып баручы Илмир Ямалов көрәштә дә үзен уңышлы гына сынап караган икән.

Авыр үлчәүдә җиңүче һәм шулай ук баш батыр исеменә Казан егете Ильмир Сафиуллин ия булды.

– Элегрәк көрәштем, хәзер инде аның белән шөгыльләнмим. Бу көрәшкә үземне сынап карар өчен чыккан идем, җиңү яулармын дип башыма да килмәде. Иртәгә туган көнем була, үземә менә дигән бүләк ясадым, – диде Ильмир. Һөнәре буенча ул – эшмәкәр. “Казан – Мәскәү – Сочи –  өч шәһәр арасында йөрим, яшим. Сабан туйларын калдырмаска тырышам, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, җыр-моңын саклап яшәргә кирәк”, – ди батыр.

Икенче урынны Краснодар шәһәреннән Таһир Хуҗагалиев, өченче урынны шулай ук Казан егете Ильфир Галимуллин яулады. Ильфир Сочига тормыш иптәше һәм туганнары белән ял итәргә килгән булган. “Яшь чагымда көрәшеп урыннар ала идем. Шул чакларны искә төшерү нияте белән көрәшергә булдым”, – ди Ильфир.

Сочида Сабан туе 19нчы тапкыр үткәрелде. Аның төп оештыручылары – Татар милли-мәдәни автономиясе, эшмәкәрләр Алик Уразаев белән Радик Илалов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading