16+

Таһир Якуповны онытмыйлар

Татар дәүләт филармониясе Яңа бистә татар зиратына Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов каберен зиярат кылды.

Татар дәүләт филармониясе Яңа бистә татар зиратына Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов каберен зиярат кылды.

Татар халкының сөекле җырчысы бакыйлыкка 1999 елның октябрендә күчте. Җырчы каберен зиярат кылырга сәхнә, тыл ветераннары, Таһир абыйның якташлары килде. Җырчы рухына дога укылды, күренекле җырчылар, музыкантлар Эмиль Җәләлетдинов, Шамил Әхмәтҗанов, Рәшит Мостафин, Теләче муниципаль районының мәдәният идарәсе башлыгы Даут Иксанов җырчы турында истәлекләре белән бүлештеләр. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә Таһир Якупов белән бер чорда хезмәт юлын башлаган Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин күңелендә ул яхшы күңелле, гадел зат булып калган. - Таһирны ансамбльгә Фәтхерахман Әхмәдиев алып килгән иде. Аны Александр Ключарев белән Җәвид Котдусов тыңлап карадылар да, солист итеп куйдылар. Таһирны халык яратты. Ул ансамбльдән китеп үз бригадасын булдырды. Аның янында гаделсез кешеләр тупланды, алар аркасында түбән тәгәрәде, ди баянчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading