16+

Такси белән капма-каршы бәрелешкән машина йөртүчесе һәлак булган

Татарстанда йөк төягән тагылмасы булган җиңел машина такси белән капма-каршы бәрелешкән, йөртүчесе һәлак булган.

Такси белән капма-каршы бәрелешкән машина йөртүчесе һәлак булган

Татарстанда йөк төягән тагылмасы булган җиңел машина такси белән капма-каршы бәрелешкән, йөртүчесе һәлак булган.

Иртән республиканың Баулы районында Казан — Оренбург трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт шаһитлары сөйләвенчә, йөк төягән тагылмалы «Жигули» машина йөртүчесе күтәренке юлда транспорт белән идарә итә алмаган, машина каршы якка чыгып киткән, анда ул «Рено» җиңел машинасы (такси) белән бәрелешкән. 

«"Классика" шоферы автомобиль салонында кысылып калган. Коткаручылар һәм табиблар килгәндә ир-ат үлгән була инде. Зыян күргән тагын ике ир-атны хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары.

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading