16+

Таксист пенсионер әбине мошенниклардан коткарган

Казан таксисты 83 яшьлек пенсионерны мошенниклардан коткарган. Ир-ат олы яшьтәге хатынга 350 мең сум акчасын кайтарган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан таксисты 83 яшьлек пенсионерны мошенниклардан коткарган. Ир-ат олы яшьтәге хатынга 350 мең сум акчасын кайтарган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ямашевский» полиция бүлегенә Казанда яшәүче 83 яшьлек әбинең туганнары мөрәҗәгать иткән. Алар сөйләгәнчә, 10 декабрьдә хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан, үзен әбинең оныгы дип таныштырган. Ул авариядә кешене бәрдердем һәм хәзер җинаять җаваплылыгы яный, дип сөйләгән.
Алга таба сөйләшүне "ялган тикшерүче" дәвам иткән. Ул әбигә "оныгын" азат итү өчен миллион сум түләргә тәкъдим иткән. Пенсионер оныгы шалтыратуына ышанган, шуңа күрә түләргә ризалашкан. Әмма аның хәзер бары 350 мең сум гына булуын әйткән. "Тикшерүче" бу суммага ризалашкан һәм акча артыннан курьер киләчәк, дип хәбәр иткән.

Пенсионер әби "оныгын" азат итү өчен бөтен булган акчасын җыйган һәм курьер сыйфатында килгән таксистка тапшырган. Әмма такси йөртүчесе бераздан әби янына кире килгән һәм акчасын кире кайтарган.

Соңрак таксист полицейскийларга түбәндәгене сөйли, аңа өлкән яшьтәге әбидән акча белән конвертны алырга һәм тиешле урынга китерергә кирәклеге турында заявка керә. Соңрак мошенниклар аңа янәдән шалтырата, бу юлы инде ул урынга килмәскә, ә акчаларны банк счетына күчерүен сораганнар. Ир-ат кырын эш икәнлеген шикләнгән, сөйләшүне туктаткан һәм кире пенсионер әби янына килгән.  Өлкән яшьтәге әби исә оныгына шалтырата һәм аның исән-имин икәнен, ә үзенең алдарлар тозагына эләгүен аңлап ала.

"Мошенниклыкка омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер полиция хезмәткәрләре аферистларны эзли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading