16+

«Талантлар университеты» олимпиада уздыра

Татарстан Президенты тарафыннан булдырылган балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерүче «Талантлар университеты» мәйданчыгы сәләтле яшьләрне барлауга юнәлтелгән берничә проект игълан итте. Алар арасында «Hi-Po - Акселератор» һәм «Олимпиада 2.0» дип исемләнгән яңа ресурслар бар.

«Hi-Po - Акселератор» проекты яшьләргә бер еллык үсеш программасында катнашырга мөмкинлек бирә. Әлеге проектта эшләү өчен төрле олимпиадаларда, ярышларда җиңү яулаган яшьләр «Талантлар университеты» сайтында (utalents.ru) гариза калдырырга тиеш.

Быел сәләтле балалар өчен олимпиадалар да каралган. Университет укытучылары «Генераль конструктор», «Эшкуарлылык уеннары», «Фәнни ярышлар чемпионаты», «Сәләтләр кооперациясе» дигән проектлар уйлап тапкан. Мәсәлән, «Генераль конструктор» олимпиадасында инженер-техник иҗаты белән кызыксынучылар катнаша ала. Ул май-декабрь айларында үткәреләчәк. Олимпиадаларда катнашучы яшьләр җәй, көз дә­вамында үз проектлары өстендә эшләячәкләр, ә менә декабрьдә аларны инвесторларга күрсәтергә тиеш булачаклар. Иң уңышлы проектларга акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. «Фәнни ярышлар чемпионаты» фән белән кызыксынучыларны җыйса, «Сәләтләр кооперациясе»ндә язу-сызу эшләре белән кызыксынучылар катнаша, ә «Эшкуарлык уеннары»нда 9-10нчы сыйныф укучыларын һәм студентларны бизнес төзергә өйрәтәчәкләр. Олимпиадада катнашу өчен, шулай ук, «Талантлар университеты» сайтында гариза тапшырып була. Моннан тыш, университет укытучылары һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан, «Остазлар олимпиадасы»н уздыру планлаш­тырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading