2018 елның беренче яртыеллыгында нефтьчеләр Татарстан территориясендә 17,64 миллион тонна «кара алтын» чыгарган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, нефть табу күләме 0,7 процентка кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Нефть саммитында шул хакта хәбәр итте.
Скопировать ссылку

– Нефть чыгару күләме кимү илебезнең ОПЕК+ килешүе шартларын үтәвенә бәйле. Шуңа да карамастан, бу республика нефтьчеләренә инвестицияләр күләмен киметергә комачауламады, – диде ул.
Саммит кысаларында «Татнефть» компаниясенең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында керосинны һәм дизель ягулыгын гидрочистарту буенча ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Россиянең энергетика министры урынбасары Павел Сорокин да катнашты.
– «ТАНЕКО» проекты – Россия нефть эшкәртү тармагының иң эресе. Татарстанның нефть сәнәгате стратегик бурычларны хәл итүен дәвам итә. Бүген без «ТАНЕКО» комплексында ике яңа җайланма эшләтеп җибәрдек. Алар ел саен өстәмә рәвештә югары сыйфатлы 1,6 миллион тонна дизель ягулыгы һәм 500 мең тоннадан артык керосин эшләп чыгара, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар