16+

«Тантана» театр премиясенең номинантлары билгеле

Коронавируска каршы тору чаралары кертелгәнлектән, быел «Тантана» театр премиясе бирү тантанасы тамашачысыз гына онлайн күрсәтеләчәк.

Коронавируска каршы тору чаралары кертелгәнлектән, быел «Тантана» театр премиясе бирү тантанасы тамашачысыз гына онлайн күрсәтеләчәк.

«Тантана» театр премиясе номинантлары билгеле. Исемлек Театр әһелләре берлеге сайтына урнаштырылган.

Дебют номинациясе номинантлары: Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә Сәрвәр ролен башкарган Ләйсән Гатауллина, Буа театры актрисасы Руфина Хәмәтдинова, Бөгелмә театры актеры Тимерхан Закиров, ТЮЗ актеры Валерий Антонов, «Угол» иҗат лабораториясе актрисасы Анжелика Ермакова.

Иң яхшы эпизодик роль номинациясендә Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклендә катнашкан Фазыл Насыйбуллин, Камал театрының «Томан» спектакленнән Мәрьям Йосыпова, Кариев театрының «Сәлам, Актәпи» спектакленнән Лилия Низамиева, Әтнә театрының «Фронтовичка» драмасы актрисасы Лилия Мөхәммәтҗанова, Качалов театры актеры Игорь Скиданов бар.

Курчак театрының иң яхшы актеры номинациясендә лауреат булу шансы «Әкият» курчак театрыннан Дилүс Хуҗәхмәтовка, Ришат Гыйздәтуллинга, Чаллы курчак театры артистлары Егор Митрофановка һәм Ева Мингаҗевага бирелгән. Экспертлар «Әлфия» спектаклендә Әлфия ролен башкарган Рәмзия Фәйзуллина, Миләүшә Фәйзрахманова, Ләйсән Миннәхмәтова, Рузилә Нуриева, Юрий Чуктиев, Альбина Шаһалиеваларны билгеләп үткән.

Икенче пландагы хатын-кыз ролен башкаручылар — Гөлзада Камәретдинова, Марина Кулясова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алсу Гайнуллина, Елена Синицына. Икенче пландагы ир-ат ролен башкаручылар — Алмаз Сабирҗанов, Вилнур Шәйхетдинов, Илья Славутский, Дмитрий Язов, Булат Гатауллин.

Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль — «Пантера» камера балетыннан Вера Никитина; Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан Аманда Гомес, Олег Ивенко; Яшел Үзән музыкаль театрыннан Надежда Антонова. Шулай ук, «Sforzando» фондының «Минем Такташ» спектакленнән Артур Исламов һәм Эльза Исламова.

Актер ансамбле номинациясендә — «Иранская конференция» (Буа театры), «Көзге сере» (Әлмәт театры) «Варшавская мелодия» («Мастеровые») «Тапшырыл…ган хатлар» (Кариев театры), «Весна священная» («Пантера») «Щелкунчик» (Минзәлә театры).

Иң яхшы хатын кыз роле номинациясендә лауреат исеме алу өчен Рузилә Мөхлисуллина (Әтнә театры), Люция Хәмитова, Ләйсән Фәйзуллина (Камал театры), Анастасия Радвогина («Угол» иҗат лабораториясе), Александра Олвина, Александра Петрова («Мастеровые») ярыша.

Иң яхшы ир-ат роле — Рафик Таһиров (Әлмәт театры, «Микулай»), Илдар Хәйруллин (Камал театры, «Исәнмесез»), Алмаз Хөсәенов (Түбән Кама театры, «Калдырма, әни»), Ирек Хафизов («Өч аршын җир», Тинчурин театры), Рөстәм Гайзуллин (Тинчурин театры, «Нәзер»), Минвәли Габдуллин (Камал театры, «Санаулы кичләр»).

Балалар театры номинациясе — «Пой курай, играй Шомбай» / «Җырла курай, уйна Шомбай», «Сны Диснея» («Әкият»), «Җир» (Әлмәт театры), «Хикмәт әкиятләре», «Йомрыбаш» (Кариев), «Бог ездит на велосипеде» (Бөгелмә театры).

Коронавируска каршы тору чаралары кертелгәнлектән, быел «Тантана» театр премиясе бирү тантанасы тамашачысыз гына онлайн күрсәтеләчәк.

Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading