16+

Танылган адвокат коронавирустан вафат булган

Яр Чаллыда танылган адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат булган.

Яр Чаллыда танылган адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат булган.

Яр Чаллыда танылган адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат булган. "Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, ул 37 яшендә үлгән.

Сентябрь башында Руслан Шәйхетдинов бик каты авырып киткән. Шактый авыр хәлдәге ирне дәвалану өчен ковид госпиталенә салганнар, шунда ул вафат булган. Аның әнисе дә шул ук симптомнар белән кызыл зонада дәвалана. Әлегә улының үлеме турында хатын берни белми, хәле авыраймасын өчен табиблар шундый карарга килгән.

Руслан Шәйхетдинов Яр Чаллы тикшерү бүлегендә тикшерүче булып эшләгән. Берникадәр вакыттан соң ул адвокатлык практикасы белән шөгыльләнергә була һәм үз офисын ача.

Исегезгә төшерәбез,  Владимир Путин ковидка каршы вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерган иде.

Владимир Путин вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерды.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/search?searchid=2308535&l10n=ru&reqenc=&text=%D0%BF%D1%83%D1%82%D0%B8%D0%BD+%D0%BF%D1%80%D0%B8%D0%B2%D0%B8%D0%B2%D0%BA%D0%B0

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading