16+

Танылган актриса Наталия Орейро Россия гражданлыгын алган

Уругвай җырчысы һәм актриса Наталия Орейро Россия гражданлыгын алганы өчен рәхмәт белдергән.

Уругвай җырчысы һәм актриса Наталия Орейро Россия гражданлыгын алганы өчен рәхмәт белдергән.

Уругвай җырчысы һәм актриса Наталия Орейро Россия гражданлыгы алганнан соң рус телендә видео яздырган. Ул аны "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә бастырган.
"Мин Россиягә һәм аның барлык гражданнарына миңа күрсәтелгән зур дәрәҗә өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең мөнәсәбәтләр егерме елдан артык мәхәббәткә нигезләнгән, һәм мин бу багланышның тагын да ныгуын сизәм ", - дигән ул.

25 октябрьдә билгеле булганча, Орейро Россия гражданлыгы алган. Тиешле указга президент Владимир Путин кул куйган. Аның улы Мерлин да гражданлыкка ия булган.

2020 елда танылган йолдыз Россия гражданлыгын алырга карар кылуы турында сөйләгән. Орейро сүзләренчә, Россия гражданлыгын ул беренче каналда алып баручы Иван Ургант программасына килгәннән соң алырга теләгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading