16+

Танылган көрәшче вафат булган

Тикшерүчеләр катнаш көрәш төрендә чыгыш ясаучы (ММА) Александр Писаревның агуланып үлү факты буенча тикшерү уздыра.

Тикшерүчеләр катнаш көрәш төрендә чыгыш ясаучы (ММА) Александр Писаревның агуланып үлү факты буенча тикшерү уздыра.

Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе Telegram-каналда хәбәр иткәнчә, 30 октябрьдә спортчы һәм аның хатыны үзләрендә хәлсезлек сизгән. Писарев вафат булган, ә хатыны әле һаман да хастаханәдә ята. "Экспертның беренчел мәгълүматларына караганда, спортчының үлеме ачыкланмаган матдә белән агулану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Тикшерүчеләр белән криминалистлар вакыйга урынын өстәмә карый, тикшерү өчен әһәмияткә ия предметлар алынган, суд-химик экспертиза билгеләү планлаштырыла", – дип хәбәр ителә.

Элегрәк ТАССка спортчы командасында хәбәр итүләренчә, Писарев йоклаганда үлгән, аңа 33 яшь булган. Писарев RCC һәм Fight Nights промоушеннары турнирларында чыгыш ясаган. Соңгы ярышы 2020 елның февралендә булган. 

Ул кул сугышы буенча Мәскәү чемпионы, грэпплинг буенча Мәскәү чемпионы, ММА буенча үзәк федераль округ чемпионы һәм ММА буенча Европа чемпионаты финалисты.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading