24 яшьлек танылган модель үлгән.
Ваннада юынганда, кыз кулына телефонын алган. Тик телефоны ялгыш суга төшеп, аны ток суккан. Иң беренчеләрдән мәрхүмәнең үле гәүдәсенә иптәш кыз тап булган. Кызның әти-әнисе зур хәсрәттә.
Социаль челтәрдә актив булган кыз һәрчак телефонын янында йөрткән. Кием-салым кибетендә эшләгәч, киемнәрне үзе киеп, фотога төшереп, социаль челтәргә урнаштыра торган булган.
Фото: pixabay.com
0
Комментарийлар