16+

Танылган мунчачы Илгиз Лотфуллин вафат

Дуслары сүзләренчә, аны «вируслы пневмония алып киткән».

Дуслары сүзләренчә, аны «вируслы пневмония алып киткән».

Чаллыдагы «Татар мунчасы» хәрәкәте лидерларының берсе Илгиз Лотфуллин 15 ноябрьдә вафат булган. Дуслары сүзләренчә, аны «вируслы пневмония алып киткән». Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Илгиз Лотфуллин Чаллыда мунчада чабыну буенча ярышлар оештыра, ул мунчачыларны өйрәтү белән шөгыльләнә.

«Ул сәламәт яшәү рәвеше белән ихлас мавыккан кеше, атлет, эшмәкәр, Чаллыда мунчачылык эшен сәнгать дәрәҗәсенә кадәр күтәргән хәрәкәт лидерларының берсе иде. Казандагы зур чараларда да катнашты. Уфада биш йолдызлы кунакханә түбәсендә мунча ясады. Ул Россиядә мунчачылар арасында танылган кеше иде», — дип яза социаль челтәрләрдә «Планета-фитнес» клубы идарәчесе Эдуард Жестков.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading