16+

Танылган радиотапшырулар алып баручы вафат

Ул соңгы 3 атнада комада булган.

Ул соңгы 3 атнада комада булган.

"Европа плюс" радиосында алып баручы булып эшли торган Максим Рогачев вафат. Ул соңгы өч атнада комада булган.

Максим җитештерү базасында җәрәхәт алганнан соң хастаханәгә эләккән. Анда ул комага киткән һәм шуннан чыкмаган.

Өч атна табиблар аның гомере өчен көрәшкән. Узган атнада хәтта йөрәге туктаганнан соң кире эшләтеп тә җибәрә алганнар. Әмма бүген сәгать 11.30 да Максим Рогачев вафат булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading