Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов буранда юлга чыгып, "кызык" булган.
"Җомга көн буран дулауга карамастан, дустым белән юлга чыккан идек, кызык булдык бит әле.
Кар астында боз булу сәбәпле, машинаның идарәсен югалтып, юл кырыена чыгып очтык. Ярдәм көткәндә, әзрәк туңылган, температура белән ятып алдым кичә. Күптән йөри идем: "Ял итәсе килә",-дип. Менә сиңа ял!
Уйларны чамалап уйларга кирәк икән",- ди Ришат.
Хәзер җырчы үзен яхшы хис итәм, ди.
"Ашыгыч эшегез булмаса, рәхәтләнеп өегездә генә утырыгыз димәкче идем. Вәт дулапмы дулый, мин әйтәм…
Тәтишка да бу хәлләрне белгәч, шул чама дулады. Буранда юлга чыккан өчен бераз эләкте.
Нәтиҗә: "Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар