16+

Танылган җырчы һәм артист коронавирустан вафат...

Петр Мамонов — рок-музыкант, шагыйрь һәм актер, "Звуки Му" төркемен оештыручы.

Петр Мамонов — рок-музыкант, шагыйрь һәм актер, "Звуки Му" төркемен оештыручы.

Актер һәм музыкант Петр Мамонов вафат булды. Бу хакта аның хатыны хәбәр иткән. Ике атна элек артистны коронавирус диагнозы белән Коммунаркадагы хастаханәгә алып килгән иделәр. Килгәндә үк инде Мамонов кома халәтендә булган. Хастаханәдә аны ИВЛга тоташтырганнар. Шуннан соң матбугат чараларында аның бөерләре эшләми башлаган дигән сүзләр таралды. Гәрчә бу хәбәрне хатыны Ольга кире кагып торса да. Бүген инде ул иренең хәлен начараюын хәбәр иткән иде.

Петр Мамонов — рок-музыкант, шагыйрь һәм актер, "Звуки Му" төркемен оештыручы. Концертларда җырчы буларак чыгыш ясап кына калмыйча, Мамонов 20дән артык фильмда да төшкән. "Остров" фильмындагы төп роле өчен төрле бүләкләргә лаек булган. Мамоновка 70 яшь иде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading