16+

Танылган журналист Фәнис Фәтхи вафат булган

Танылган журналист, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының Башкортстандагы хәбәрчесе Фәнис Фәтхи вафат булган.

Танылган журналист Фәнис Фәтхи вафат булган

Танылган журналист, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының Башкортстандагы хәбәрчесе Фәнис Фәтхи вафат булган.

Фәнис Фәтхи (Фәткуллин) 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. 1979 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда "Кызыл таң" газетасына эшкә күчә. Шул ук елда "Азатлык" радиосының Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли башлый. 1993 елның сентябрендә "Азатлык"ның Мюнхендагы баш фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр эшли. Радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябренә кадәр хезмәт итә.

1998 елда журналист Уфага кайта һәм "Азатлык"ның Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли. 1999 елның маеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Интертат" электрон гәзитенең Башкортстандагы хәбәрчесе вазыйфаларын башкара. 2011 елда Татарстанның "Яңа Гасыр" телекомпаниясенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәге мөдире итеп билгеләнә.

Хатыны Зөһрә белән ике кыз - Алия һәм Җәмиләне үстерде, дип яза "Азатлык" радиосы сайты.

Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урының җәннәттә булсын!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading