16+

Танылган журналист вафат

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ коллективы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Фәттахованың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ коллективы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Фәттахованың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Танылган журналист 82нче яшендә вафат булды.

Римма Вәли кызы Лениногорск районында татар телендә мөстәкыйль «Заман сулышы» газетасын нәшер итүнең башында тора. Узган гасырның 70нче елларыннан башлап ул Лениногорскида чыга торган «Заветы Ильича» газетасында хезмәт куя. Шул ук вакытта, Казан дәүләт педагогика институтында һәм мәгариф өлкәсендә эшли.

«Римма Фәттахова күп кенә яшь хәбәрчеләргә журналистика дөньясына юллама бирде. Ул аралашу өчен һәрвакыт ачык булды. Аның мәкаләләре газетадагы иң яхшы язмалар дип табылды. Ул бәхәссез абруйга ия журналист иде», - диелә кайгынамәдә.

Римма Фәттахова күп еллар ТР Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлеген җитәкләде. Ул җитәкләгән бүлек дистә еллар дәвамында республикадагы иң яхшылар рәтендә булды.

«Журналистлар берлеге өчен бу зур югалту. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр», - диелә документта. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading